Полисны алыштырырга кирәкме, поликлиникаларда түләүле хезмәтләр күрсәтергә тәкъдим итсәләр, ризалашыргамы, юкмы?
Редакциянең иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә шалтыратып, газета укучылар еш кына полисны алыштыруга һәм шәһәр поликлиникаларында медицина хезмәтләре күрсәтүгә кагыла торган сораулар бирә. Турыдан-туры линия кысаларында газета укучыларыбызның әнә шундый кайбер сорауларына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Алабуга шәhәре филиалы директоры Андрей Николаевич Смирнов җавап бирде.